“Тукай диеп өзелеп торган халкы, мәңге яшәтәчәк шагыйрьне”

          Ел саен яз белән безнең туган җиребезгә Тукай рухы килә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай апрель аенда якты дөньяга килеп, үзенең үлмәс иҗаты белән татар халкын бөек мөнбәргә күтәрә. Тукайның туган көнең ел саен без зурлап билгеләп узарга тырышабыз. Быел да нәкь менә аның туган көне көнне шигъри кунакханә уздырдык. Бу шигъри кунакханәдә Тукайның иҗатын искә төшереп, аның үлемсез шигырьләрен укып, анализладык. Соңгы вакытта китапханәгә Габдулла Тукайның иҗаты турында басылган берничә китап кайтты. Якташыбыз, күренекле әдәбият галиме М.Мәһдиевнең “Габдулла Тукай турында хезмәтләр” дип исемләнгән китабы белән таныштырдык.

         “Милләтемнең кояшы син – Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, күргәзмәдәге китаплардан шагыйрьнең шигырьләрен укыдык.