“Авыл – мәдәни мирас сандыгы”

         Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телебезне үстерү белән бергә, халык йолалары, бәйрәмнәре, гореф – гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, аларның иң матурларын, халык рухына якын булганнарын сайлап алып, халыкка кире кайтару олуг бер эш булып карала башлады.

         Ел башында Арча Үзәк китапханәсенең методик бүлеге тарафыннан “Халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы”  уңаеннан  “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” дип исемләнгән иҗади һәм эзләнү эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. 22 апрель көнне без, беренчеләрдән булып үзебезнең иҗади эшебезне тәкъдим иттек. Иҗади эшебездә без, авылыбыздагы борынгы биналар, авыл һөнәрчеләре, онытылып барган милли ризыклар турында мәгълүмат бирдек. Татар әдәбиятында халык йолалары һәм гореф – гадәтләрне чагылдырган әсәрләрне барлап тәкъдим исемлеге ясадык. Шулай ук, бәйгенең нигезләмәсендә халык иҗаты буенча сценарие язарга дигән шарт бар иде. Без “Әбиемнең күңел җәүһәрләре” фольклор кичәсе һәм “Шәҗәрә – буыннар чылбыры” дип исемләнгән тарихи кичәнең сценариеларын тәкъдим иттек.