“Тормышыңны җимермә”

            Балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү, белем бирү оешмаларында көч куллануны пропагандалаучы мәгълүматның яшүсмерләр мохитенә үтеп керүенә каршы тору максатларында китапханәдә “Тормышыңны җимермә” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырылды. Укучылар белән төрле шикле акцияләрдән, гамәлләр кылудан читтә торырга кирәклеге турында фикер алыштык. Шикле кешеләрнең тәкъдимнәрен кабул итмәскә кирәклеген тагын бер кабат исләренә төшердек. Мәктәптә иптәшләрең белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, үзеңнән кечерәк һәм көчсезрәкләрне кыерсытмаска кирәкле турында сөйләштек.