“Шигырьләрем, сез бит минем йөрәк каным”

           20 апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь тула. Шагыйрәнең юбилее уңаеннан китапханәдә “Шигырьләрем, сез бит минем йөрәк каным” дигән исемдә әдәби кичә уздырылды. Кичәдә без Сания Әхмәтҗанованың иҗатын һәм аның тормыш юлын барладык. Шагыйрәнең матур шигырьләренә анализ ясап, аларны укучылар яттан сөйләделәр.

         Сания Әхмәтҗанованың әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә, образлы фикерләвенә нигезләнгән; аның иҗатына ихласлык, хисси кайнарлык хас; шигъри әсәрләре күңел кылларын тибрәтерлек төгәл музыкаль – ритмик яңгырашка ия. Халык мәхәббәтен казанган әдип Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы булу да рухи йогынты ясамый калмагандыр.