"Хәтер төпкелендә ачы хакыйкать"

          19 апрель көнне илебездә фашизм коллыгыннан зыян күрүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. “Хәтер төпкелендә ачы хакыйкать” дип исемләнгән белешмәлек сәгатендә без укучылар белән Бөек Ватан сугышы турында кабат искә алып, сугышның бөтенләй икенче ягы фашизм геноциды турында сөйләштек. Ни өчен ул шулай атала, сугыштагы гади халык ни өчен фашистлар тарафыннан күпләп юк ителгәне турында фикер алыштык. Бүгенге көндә Украинада барган махсус опреация турында сөйләштек. Андагы гади халыкның авыр тормышын анализладык. Кабат җир йөзендә мондый афәтләрне булдырмау өчен нишләргә кирәклеген күзалладык.