“Җирле үзидарә ветераннары: кемнәр алар?”

            21 апрель – Җирле үзидарәләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яңа гына билгеләп үтелә башласа да, аның тарихы ерак елларга барып тоташа. Революциядән соң авыл советлары төзелеп, халыкка хезмәт күрсәтә башлый. Авыл советы председателенең уң кулы секретарьлар халыкның бөтен гозерен үтәп, күп төрле эшләр башкаралар. Алар кеше туып туу таныклыгына теркәүдән башлыйлар һәм кеше якты дөньядан киткәч үлү таныклыгына кадәр бирү белән шөгыльләнәләр.

         Бу матур бәйрәм якынлашып килгән көннәрдә, без, китапханәчеләр озак еллар авыл советы секретаре булып эшләгән авылдашыбыз Лотфуллина Тәскирә апа белән әңгәмә кордык. Тәскирә апа 17 ел гомерен авыл халкы белән эшләгән. Кем ул секретарь, ул нинди эшләр башкара бу турыда без әңгәмә барышында ачыкладык. Тәскирә апаның балачагы, яшьлеге авыр сугыш чорына туры килә. Ул вакытларны да искә алдык очрашу барышында.