“Шәҗәрә-буыннар чылбыры”

          Президент указы нигезендә быел Россиядә - Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип билгеләнде. Шул уңайдан без төрле чаралар уздырабыз. 12 нче апрель көнне уздырылган  кичәбез шәҗәрә төзү буенча иде. Шәҗәрә нәрсә ул, ни өчен һәр кеше үзенең җиде буынга кадәр нәсел тарихын белергә тиеш дигән сорауларга кичә барышында җавап эзләдек. Тарихи кичәгә авылдашыбыз Шафигуллина Венера кайтты.  Венера апа белән  шәҗәрә төзү буенча әңгәмә кордык. Ул тамашачыларга шәҗәрә төзи башлаганда ниләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук, Венера апа бүгенге көндә авыл тарихын тулыландыру буенча эш алып бара. Һәм әйтергә кирәк бик күп кызыклы материаллар тапкн ул. Бу турыда кичә барышында Венера апа безгә әйтеп үтте.

         Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” дип исемләнгән китабында безнең  Яңа Кенәр авылы шәҗәрәсенә караган материаллар да бирелгән. Бу мәгълүматларда Яңа Кенәр авылына нигез салучылар турында бәян ителә. Китап белән кичәдә катнашучыларны да таныштырдык.

         Кичә бик матур, җылы мөхиттә узды. Килгән кунаклар һәм тамашачылар бу кичәдән канәгать калдылар.