“Туган җир җылысын тоеп...”

           Рафаил  Төхфәтуллин – татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. Ул – авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аерылып тормаган шәхес. Авылның сугыштан соңгы кыенлыкларын әдәбиятта яшермичә, турыдан – туры ачып салучыларның да беренчеләреннән ул булды. Тормышның чын күренешләрен сүрәтләү әдип иҗатында гаҗәеп бер лирик рух, эчке җылылык һәм самимилек белән аралашып торды.

         Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С.З. исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә уздырылган матур кичәдә катнаштык бүген. Татар теле һәм әдәбияты кабинетына якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелде. Бу авылыбыз өчен һәм әдәбият сөючеләр өчен зур вакыйга булды. Кичә барышында укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар. Рафаил аганың матур әсәрләреннән өзекләр укып, сәхнәләштерделәр. Кичә матур җырлар белән үрелеп барылды. Без үз чиратыбызда Рафаил ага һәм аның улы Рөстәм абый турында, китапханәдә язучы иҗаты буенча уздырылган кичәләр турындагы истәлекләребез белән уртаклаштык.