“Без сәламәтлекне сайлыйбыз”

         Кешенең иң зур байлыгы – саулык. Ул бәхетле озын гомернең нигезе. Аны әрәм – шәрәм итми, күз карасыдай кадерен белеп саклау – һәркайсыбызның изге бурычы. Сәламәтлек – бик тә популяр тема. Аның турында махсус фәнни хезмәтләрдә  дә, көндәлек матбугат битләрендә дә күп язалар. Дөньяда үзенең  сәламәтлегенә битараф караган кеше юк.

         7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без югары сыйныф укучылары белән профилактик дәрес уздырдык.  Дәрестә  сәламәт тормыш алып бару, аның кагыйдәләре, сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү  кирәклеген сөйләштек. Быел сәламәтлек көне нинди девиз белән уздырыла, ни өчен ул шулай икәнен сөйләшеп, фикер алыштык.

         “Сәламәтлек – иленә сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.