“Дәүләт хезмәтләре - халык мәнфәгате өчен”

           Цифрлаштыру елы уңаеннан оештырылган “Дәүләт хезмәтләре – халык мәнфәгате өчен” дип исемләнгән дәресләр циклы дәвам итә. 27 март көнне без аның чираттагысын уздырдык. Дәреснең шарты буенча өлкән китап укучылар катнашырга тиеш булганлыктан, бу көнне дә без өлкән буын китап укучыларыбызга интернет серләрен өйрәттек. Беренче дәрестә дәүләт хезмәтләре порталларына регистрация ясарга өйрәнгән идек, ә бу дәрестә без ничек итеп аны файдаланып булганын өйрәндек. Төрле юнәлештә справкалар алу буенча гариза бирүне камилләштердек. Дәрестә беренче тапкыр катнашучыларга регистрация ясарга өйрәттек.