“Күңелем хәзинәсе”

            24  нче март  февраль көнне китапханәдә  “Күңелем хәзинәсе” дип аталган әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичә  үзешчән язучы Рузалия Насыйбуллина иҗаты буенча барды. Безнең китапханәгә язучы үзенең биш китабын бүләк итте. Бу китапларда автор үзенең тормышы һәм хезмәт юлына  юлына багышланган документаль әсәрләрне, үзе иҗат иткән шигырьләр, әдәби әсәрләр, фольклор әсәрләре тупланган. Кичә барышында китаплардан өзекләр укылып, фольклор әсәрләрененән күренешләр сәхнәләштерелде һәм “Исәннәр бер күрешә” пьесасыннан өзек сәхнәләштерелде. Әдәби – музыкаль кичә үзешчән артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды.