“Шигърият - ул иңнәрдәге канат”

          Бүгенге көндә шигърият турында зур һәм җитди сөйләшергә кирәк. Базар, акча тантана иткән, бар нәрсә дә сатылган, хыялыйларның фантазиясе онытыла башлаган чорда, шигырь дип җан ату бик сирәк очрый. Элеккерәк чорда шагыйрьләрнең абруе һәм яшәү дәрәҗәсе бүгенге банкирларның, академикларның рейтингына якынрак булган. Шагыйрьләрне сугыш каһарманнары, азатлык өчен көрәшүчеләр белән тиңләгәннәр. Шигъри сүз колактан-колакка, авыздан-авызга таралып, гыйлем, әхлак тараткан, гашыйкларга һәм газап чигүчеләргә юаныч булган. Пушкин, Лермонтовның шигъри юлларыннан жандармнар, хәтта патшалар да курыккан. Бөек шагыйрләр милли байрак булып, дәүләт символы булып күтәрелгәннәр. Төрки халыкларда, татар-башкортта шагыйрьләрне зурлау, аларга табыну традициясе булган.

         Шигърият көне уңаеннан китапханәдә белешмәлек сәгате уздырылды. Белешмәлек сәгатендә без шигырь укырга яратучы яшүсмерләр белән, шигырь язу, шагыйрьләр турында фикер алыштык. Китапханәгә кайткан шигырь китапларын укып, андагы шигырьләрне анализладык.