“Мин - библиограф”

19 март көнне китапханәдә “Мин – билиограф” дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Китапханә дәресендә югары сыйныф укучылары катнашты. Дәрестә укучылар белән уку залында урнашкан белешмә фонд белән таныштык. Дәрес барышында ни өчен ул белешмә фонд дип атала, ул фондтан ничек файдаланырга, нинди кагыйдәләрне үтәргә, ни өчен бу фонд  уку залында урнашкан дигән сорауларга җавап эзләдек. Дәреснең икенче өлешендә укучылар фонд белән эшләү буенча практик биремнәргә җавап бирделәр.