“Эшчән куллар ач калмас”

          Заманалар үзгәрү белән әби – бабаларыбыздан калган һөнәрләр акрынлап югала бара. Шулай да  безнең арада әти-бабайларыбыз, әни-әбиләребез һөнәрләрен дәвам итүчеләр бар әле. Алар дәвам итеп кенә калмыйча. Киләчәк буыннарга үзләренең хезмәтен ядкарь итеп калдырырдай кешеләр. 

            Мәдәни мирас елына багышлап, без, китапханәдә “Эшчән куллар ач калмас” дигән исемдә осталык дәресе уздырдык. Бу осталык дәресенә агач эшләре остасы, авылдашыбыз Салихҗанов Рашат чакырылды. Рашат  абый үзенең кечкенә генә остаханәсендә  агачтан тәрәзә рамнары, ишекләр, мунча скәмияләре, сыерчык оялары һәм башка бик күп  йорт – кирәк яраклары эшли. Рашат абый укучыларга агач белән эшләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге буенча белешмә бирде. Ни өчен ул бу һөнәрне үз итүе, ул аңа нинди файда китерүе турында сөйләде. Дәрес барышында укучылар Рашат абыйдан үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.