Мирас булып калсын.

15 март көнне Арча районының Казан арты музеенда “Мирас булып калсын” дигән исемдә китап тәкъдир итү кичәсе узды. Бу кичә

Ташкичү авылында гомер итүче, үзешчән язучы Насыйбуллина Рузалия Ибраһим кызының чираттагы иҗат җимеше “Мирас булып калсын” дип исемләнгән китабы буенча иде. Бу китапта фольклор коллективлары өчен борынгыдан килгән бәйрәм, йолаларның эшкәртмәләре, сәхнәләштерелгән күренешләр, ике мелодрама тексты һәм шигъри бәян урын алган.

         Кичәдә Рузалия Ибраһим кызының иҗаты белән якыннан таныш райондашлар, язучының дуслары, укучылары катнашты. Кичә барышында алар язучыга үзләренең җылы теләкләрен җиткереп , китап турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Ташкичү авылының “Өммегөлсем” халык – фольклор ансамбле китапта урын алган фольклор күренешләрне сәхнәләштерде. Безнең китапханә бу кичәдә “Исәннәр бер күрешә” мелодраммасыннан өзек тәкъдим итте. Кичә шулай ук, матур җырлар белән үрелеп барды.