“Гаделлекне маяк итеп”

         Татар әдәбиятының үсешенә зур өлеш керткән, бай әдәби мирас калдырган язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына быел 135 ел була.

         11 март көнне, китапханәдә язучы иҗаты буенча “Гаделлекне маяк итеп” дип исемләнгән иҗади портрет уздырылды. Очрашуда   язучының катлаулы тормыш юлын барлап, аның үлемсез әсәрләре белән якыннан таныштык. “Казак кызы”, “Яшь йөрәкләр”, “Алмачуар” дип исемләнгән атаклы әсәрләрен анализладык.

         “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, китапларыннан өзекләр укыдык.