“Язгы кояш, матур чәчәкләр: бары тик сезнең өчен!”

8 март - халыкара хатын - кызлар бәйрәме җир йөзендәге иң матур, иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә барлык хатын - кызлар үзләре адресына матур котлаулар кабул итә.

Ә без, китапханәчеләр,  авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгьзам Әдһәмович җитәкчелегендә Яңа Кенәр һәм Яңа Ашыт авылында яшәгән тыл ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белештек. Аларны район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан килгән котлау открыткалары белән бүләкләдек.