“Бәллүр каләм белән язган һәр сүз, Ихлас, гадел булсын иң элек...”

           3 март - Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә әдәби калейдоскоп уздырылды. Кичә барышында кем соң ул язучы, язучы дип кемне атыйлар дигән сорауларга җаваплар эзләнеп, Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты турында мәгълүмат бирелде.  Татарстан китап нәшрияты басып чыгарган китаплар турында фикер алыштык. Халык язучылары , якташларыбыз Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укып, аларны анализладык. “Милләтемнең бөек уллары” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.