“Бүгенге белән яшә, киләчәкне уйла”

         1 март көнне  югары сыйныф укучылары  өчен “Бүгенге белән яшә – киләчәкне уйла” дигән исемдә дәрес – уйлану уздырылды. Дәрес барышында  укучылар белән наркомания турында, наркотиклар турында сөйләшеп, фикер алыштык. Наркомания буенча ясалган презентациягә күзәтү ясадык.

         Яшүсмерләр арасында бу начар юлга кереп китүчеләр бик күп була. Шуңа күрә дә мондый чаралар уздырып, аларны кисәтү безнең бурычыбыз. Мондый чаралар ярдәмендә алар наркотиклар турындагы белемнәрен тагын да ныгыталар. Һәм укып бетереп читкә чыгып киткәч тә безнең киңәшләребезне истә тотарлар дигән теләктә калабыз.