“Милләтне шәхесләр таныта”

           Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 125 еллыгын билгеләп үтә. Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.

         Бакый Урманченың юбилее уңаеннан китапханәдә “Милләтне шәхесләр таныта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелып, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар белән күргәзмә буенча сәяхәт ясадык. Сәяхәт барышында рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырдык. Аның әсәрләренә анализ ясадык.