“Ут – ул дус та, дошман да”

           Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә.

         Менә шушы бәләләргә тарымас өчен берничә гади генә кагыйдәләрне үтәү кирәк. “Ут – ул дус та, дошман да” дип исемләнгән әңгәмә – кисәтү сәгатендә без укучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштек. Янгын куркынчсызлыгы буенча  мәдәният йорты фойесына куелган стенд белән таныштырдык. Фаҗига була калганда үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек.