“Дәүләт хезмәтләре - халык мәнфәгате өчен”

Хәзерге заманда интернет барыбызныңа аерылгысыз ярдәмчесе. Интернет аркылы без бик күп эшләр башкарабыз, җир шарының төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез. Дәүләт порталлары аша күп төрле түләүләр, төрле справкалар, хәтта паспорт алу эшләрен дә башкарабыз. Цифрлаштыру елы уңаеннан китапханәдә “Дәүләт хезмәтләре - халык мәнфәгате өчен” дип исемләнгән компьютерда эшләү, интернет аркылы үзеңә кирәкле булган материалларны җиңел генә табу, Россия һәм Татарстан Дәүләт порталларында шәхси кабинетлар ачу, анда эшләргә өйрәтү максатыннан осталык дәресләре уздырыла башлады.

         Беренче дәрес 25 нче февраль көнне уздырылды. Дәрестә катнашучыларның теләкләрен истә тотып без бу көнне Россия һәм Татарстан Дәүләт порталларына регистрация ясарга өйрәндек. Бу көнне унлап дәрестә катнашучы үзләренең белемнәрен ныгыттылар.