“Китапханә якын дус”

Безнең китапханә урта мәктәпнең һәм интернат мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән эшли. Укучы 14 яшькә җиткәннән соң зурлар китапханәсеннән файдалана ала. Алар без уздырган  төрле чараларда катнашалар. Китапханә һәм андагы эшчәнлек белән таныштыру максатыннан китапханәдә һәрдаим китапханә дәресләре уздырылп тора. “Китапханә якын дус” дип исемләнгән китапханә дәресендә безнең интернат мәктәп укучылары катнашты. Китапханә мөдире аларны китапханәнең уку залы һәм аның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Ни өчен белешмә фонд уку залында, ни өчен бу якта китап күргәзмәлре күберәк бу сорауларга җавапны укучылар дәрес барышында ачыкладылар.

         Дәрес барышында укучылар белешмә фонд белән эшләргә өйрәнделәр. “Мин беләм” дип исемләнгән мини – викторина уздырып укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыттык.

         Төбәкне өйрәнү буенча төзеп куелган “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханә дәресендә 24 укучы катнашты.