“Россия армиясендә хезмәт итүнең дәрәҗәсе”

         22 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә “Россия армиясендә хезмәт итүнең  дәрәҗәсе”  дип исемләнгән интерактив программа уздырылды.

         Максаты: үсеп килүче яшь буында патриотик хис, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; Россия армиясе турындагы белемнәрен  һәм армиягә бару теләген ныгыту.

         Кичә барышында нәрсә соң ул армия, ни өчен һәрбер яшь егеткә армиягә бару бурычы йөкләнгән, Россия армиясе тарихы турында белешмә бирдек, Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышларында илебезнең солдатлары күрсәткән батырлыклар турында әңгәмә кордык.  “Без – солдатлар” дип исемләнгән интерактив уен уйнадык  һәм “Есть такая профессия — родину защищать” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.