“Туган телдә чишмә җырлый, Сандугачлар сайраша”

Якынлашып килүче туган телләр көне уңаеннан китапханәдә әдәби кичә уздырылды. Әдәби кичә  туган телләр көненә һәм Россиядә игълан ителгән мәдәни мирасны саклау елына багышлана.

         Максаты: үсеп килүче яшь буында туган телебезгә, милли гореф – гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү; татар халык иҗаты белән якыннан таныштыру; мәдәни мирасыбызны саклап, киләсе буыннарга тапшыру бурычын кую.

         Безнең туган телебез – татар теле бик бай. Халкыбызның гореф – гадәтләре, милли уеннары, җырлары аша без туган телебезнең матурлыгына, байлыгына сокланабыз. Әдәби кичәдә укучыларга халык иҗатының тарихы турында, нинди тәрбияви үзлеккә ия икәненә белешмә бирдек. “Татар халык иҗаты” хрестоматиясе белән якыннан таныштырып, мифологик хикәятләр белән таныштырып, аларны анализладык.

         “Туган телем – иркә гөлем,

         Киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.