Сугыш хатын – кызлар өчен түгел.

Безнең китапханә өлкән буын китап укучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Китап укудан тыш, алар безнең китапханәдә уздырылган кичәләрдә актив катнашалар. Үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып безгә төпле киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Дилбәр апа Хакимова әнә шундый авылдашларыбызның берсе. Дилбәр апа сугыш чоры баласы. Ул вакытларда тормыш бик авыр булса да, ул үзенең балачагын бик бәхетле дип саный. Чөнки аның әтисе бик күп яралар белән булса да сугыштан исә кайта. Соңгы очрашуыбызда Дилбәр апа безне гаилә альбомы белән таныштырды. Саргаеп беткән фотоларда күпме күңелле хатирәләр, Дилбәр апа аларның һәркайсына аерым тукталып, үзләренең гаилә тарихын барлады.