“Үлемне җиңгән җырлар”

Һәр елның 15 февралендә, Муса Җәлил туган көндә, җөмһүриятебезнең Дәүләт музеенда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләре, корыч сейфтан чыгарылып, тамашачылар карамагына куела. Музейга килүчеләр нәни бала учыдай кечкенә генә бу куен дәфтәрләренә аеруча дулкынлану белән карый. Аларда шагыйрьнең изге тойгылары, керсез күз яшьләре... Саргаеп – таушалып беткән кәгазь битләре аның йөрәк тибешен, кул җылысын әлегәчә саклыйдыр сыман...

         Әлеге дәфтәрләрнең илгә кайтуы – үзе бер могҗиза. Миллионнарча кеше, суга төшкән сыман, эзсез, хәбәрсез югалды. Ә Муса җырлары, дистәләрчә куллар,утлар – сулар кичеп, илгә кайтты.

         Герой шагыйрьнең иҗатын, аның үлемсез җырларын кабат искә төшерү, “Моабит дәфтәрләре”нең төп – төгәл күчермәсе – факсимиле рәвешендә басылган җыентыкны тәкьдим итү һәм яшүсмерләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан 15 февраль көнне китапханәдә “Үлемне җиңгән җырлар” дигән исемдә китап тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Кичә барышында шагыйрьнең әсирлектә күргәннәре турында сөйләшеп, анда да күңелен төшермичә иҗат итүен дәвам итүе турында фикер алыштык, “Моабит дәфтәрләре” факсимиль басманың чыгу тарихын, әсирлектән кайткан шигырьләрне укып анализладык. “Җырым белән дусны иркәләдем, җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.