“Хәтер кыңгыравы син, Әфган”

Һәр елны 15 февраль көнне илебездә Әфган җиреннән Совет солдатларын чыгару көнен зурлап билгеләп үтәләр. Безнең авылда бер бик матур традиция бар. Ел саен без үзебезнең җирлектә яшәгән “әфганчыларны” бергә җыеп, аларга бәйрәм бүләк итәбез. Быел да бу матур традицияне дәвам итеп 14 нче февраль көнне мәдәният йортында “Хәтер кыңгыравы син, Әфган” дип исемләнгән музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәгә Яңа Кенәр җирлегендә яшәгән әфганчы сугышы ветераннар, Арча районы әфганчылары хәрәкәте җитәкчесе Багаутдинов Сергей, авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгъзәм кунакка килделәр. Музыкаль кичәдә килгән кунаклар истәлекле дата уңаеннан котлаулар һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә үзешчәннәрнең матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барылды.