Заманча фән казанышлары.

8 нче февраль Россиядә фәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Ә 2022 ел Татарстанда президент указы нигезендә цифрлаштыру елы дип билгеләнде. 3 нче февраль көнне без югары сыйныф укучылары белән цифрлаштыруга турыдан туры катнашы булган информатика фәне турында түгәрәк өстәл уздырдык. Очрашуда бөек һәм күренекле программистлар, информатика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән галимнәр турында сөйләштек. Интернет белемнәрен ныгыту буенча мини – викторина уздырылды. Цифрлаштыру елы уңаеннан китапханәдә эшли башлаган “В мир цифровизации – через книгу” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.