“Балкыш – 2022”

Ике елга бер тапкыр Республикабызда үзешчән ветераннарның “Балкыш” фестивале уздырыла. Быел фестивальнең сайлап алу туры безнең мәдәният йортында уздырылды. Фестивальдә Яңа Кенәр авыл җирлеге һәм Ташкичү авыл җирлеге ветераннары катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Яңа Кенәр авылыннан Рүзәл Мортазин җитәкчелегендәге баянчылар ансамбле үзләренең матур көйләрен, аерым җырчылар: Булат Галиев, Даимә Хакимова, Ринат Нуриев, Газинур Лотфуллин матур җырларын бүләк иттеләр. Нәфис сүз осталары Әлфия Фәйзрахманова Фәйрүзә Каримованың “Зәңгәр сандык” шигыре һәм Фәния Бәйрамова Әмирхан Еникиның “Кем җырлады” әсәреннән өзек белән катнаштылар. Катнашкан барлык конкурсантлар дипломнар белән бүләкләнеп бардылар.