Яшүсмернең хокукый бурычлары.

Безнең китапханә инде озак еллардан бирле хокукый юнәлештә эшли. Үсеп килүче яшь буынга хокук темасы буенча төрле чаралар уздырабыз. Аның өчен без еллык план төзибез. “Яшүсмернең хокукый бурычлары” дип исемләнгән хокукый культура тәрбияләү сәгатендә без яшүсмерләрне 2022 елга алган план белән таныштырдык, аларның фикерләре һәм тәкъдимнәрен анализладык. “Яшь хокук белгече” клубына яңа әгъзалар кабул ителде. 

Яшүсмерләрнең хокукларын һәм бурычларын тагын бер кабат исләренә төшердек. “Яшүсмернең хокуклары һәм бурычлары” дип исемләнгән презентация тәкъдим иттек һәм ахырдан анлизладык.