Газета нидән башлана?

13 январь көнне Россия печате көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без китапханәдә “Газета нидән башлана” дигән исемдә тематик кичә уздырдык. Бу кичәдә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән без бу датаның каян килеп чыгуын, Россиядә чыга башлаган беренче газет, аның тарихы турында сөйләштек. Газетлар нинди төрләргә бүленә, аларга темалар һәм мәкаләләр каян алына – бу турыда кичә барышында фикер алыштык.

Китапханәгә килгән газетларга күзәтү ясалып, бу газетларны китап укучыларга укытудан тыш, китапханәдә алар белән нинди эшләр алып барылганлыгы турында да мәгълүмат бирдек.