Иң матур яңа ел бизәлеше.

 Җир йөзендәге бар халыкны берләштерә торган иң матур бәйрәм яңа елны да каршы алдык. Бу бәйрәмгә хәзерлек бер ай алдан башлана. Кемдер бүләкләр белән мәшгуль була, кемдер өй җыештыра. Ә безнең авылда бик матур традиция: капка төпләрен, оешма ишек алларын бизәү белән башлана. Быел бу эшкә бик күп хуҗалыклар да зур кызыксыну белән тотындылар. Капка төпләренә әкият персонажларын кардан әвәләп, матур утлар белән яктырттылар.

Бу матурлыкны һәм авылдашларыбызның тырыш хезмәтләрен күреп, авыл җирлеге башлыгы тәкьдиме белән оештырылган комиссия урамнарны йөреп һәр хуҗалыкның эшен күздән кичереп бәя бирде. Урамнарны карап йөргән комиссиягә урыннар билгеләү бик авырга туры килде. Чөнки оешмалар да, шәхси хуҗалыклар да бик нык тырышканнар, үзләренең бөтен осталыкларын эшкә җигеп авылыбызга матурлык тудырган иделәр.Әмма комиссия гадел хөкем чыгардылар. Һәм яңа ел кичендә авылдашлар һәм кайткан кунаклар алдында  җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.