Иске бинага яңа сулыш.

24 декабрь көнне авылыбызда зур тантана – капиталь ремонттан соң мәдәният йорты һәм китапханәләр кабат үз ишекләрен ачтылар. Тантанада район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кебек зур кунаклар катнашты. Кыш бабай белән Кар кызы һәм мөхтәрәм кунаклар кызыл лентаны кисеп бина эченә уздылар. Матур тантана сәхнәдә авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Шулай ук, Илшат Габделфәртович белән Ирек Илдарович яңартылган китапханәләрне дә карап китап укучылар белән аралаштылар.