“Бердәмлек белән Россия көчле”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  “Бердәмлек төшенчәсе” туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

         Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның  язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

         Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Бу бәйрәмнең бик күпләргә таныш булмаган үз тарихы бар. Урта мәктәп укучылары белән уздырылган “Бердәмлек белән Россия көчле”дип исемләнгән белешмәлек сәгатендә без бу күркәм бәйрәмнең тарихы белән якыннан танышу максатыннан видеоролик карадык. Укучылар белән дуслык, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек турында фикер алыштык.