“Шәфкатьлелек бизи дөньяны”

Октябрьнең  соңгы атнасында илебездә “Ак чәчәкләр” шәфкатьлелек акциясе уздырылды. Бу акциядә безнең китапханә дә катнашып,  укучылар белән “Шәфкатьлелек бизи дөньяны” дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе уздырдык. Укучылар белән бу акциянең килеп чыгу тарихы һәм аның максатлары турында сөйләштек.