"Якты юлда – ныклы адымнар"

         Аның исемен ишеткәч, кайберәүләр, Аяз Гыйләҗевкә ияреп, зыялы язучы дияр. Кайберләре исә батыр дип тә өстәр. Ипле генә итеп Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге дәүләт бүләге иясе икәнен дә искәртеп куярлар. Ә менә хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-ат каләм ияләренең дә борынына чиертеп иң күп роман иҗат иткәнен, детектив жанрда оста язганын, китап кадере хакында иң күп уйланып, шул хакта матбугатта публицистик язмалар белән чыкканын һәм үз мисалында, китапларын таратып, татар китабының укучысы барлыгын, татар әдәбиятын сатуның табышлы икәнен раслаганын әйтүче табылырмы икән? Сүзебез Мәдинә Маликова хакында. Иҗат эшчәнлеген журналистикада башлап, күп кенә роман, хикәя, повестьлар иҗат итә ул.

         Югары сыйныф укучылары белән уздырылган “Якты юлда – ныклы адымнар” дип исемләнгән әдәби кичәдә без Мәдинә Маликованың иҗатына күзәтү ясадык. Әсәрләреннән өзекләр укып, фикер алыштык.