“Александр Невский – заступник Отечества”

Быел бөек Рус кенәзе Александр Невскийның тууына 800 ел тулды. Александр Невский Россия тарихы буенча күренекле шәхес. Ул патшалык иткән елларда рус халкы бик күп үзгәрешләр кичерә. Шул уңайдан без китапханәчеләр, югары сыйныф укучылары белән “Александр Невский – Ватан сакчысы” дип исемләнгән  тарихи сәгать уздырдык. Тарихи сәгатьтә Бөек кенәзнең тормыш юлы, аның рус халкы өчен эшләгән яхшылыклары турында сөйләштек. “Невский” кушаматы кайчан бирелгән һәм ни өчен бу исем белән йөргән ул – бу сорауларга җавапларны без тарихи сәгать барышында ачыкладык.