“Тар сукмакка сыйган киң күңел”

        Соңгы елларда матбугат битләрендә, әдәбиятта Сталин репрессиясенә, яки шәхес культы елларына кызыксыну уяну, яңача караш формалаша бару, киң җәмәгатьчелекнең игътибары артуы күзәтелә. Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фаҗигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр халыкның барлык катламнарына да, ләкин күбрәк интеллегенциягә, абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була.
         Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, “халык дошманы” буларак, кулга алган. Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәр дә бар. Тик кырык үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар. Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән! Татар әдәбияты тарихында язучы Ибраһим Салахов иҗаты аерым бер урын алып тора.

Ибраһим Салахов -  репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.