"Тәрәз төбем минем исле гөл"

           Тәрәз төбендә матур гөлләр үстерү һәр хуҗабикәнең зур хыялы. Бигрәк тә авыл җирендә яшәгән хатын – кызлар гөл үстерү белән ел әйләнәсе шөгыльләнәләр. Заманалар үзгәргән саен бу матур өй гөлләренең дә төрләре арта бара. Һәм шуның белән бергә аларны үстерү таләпләре дә арта. Хатын – кызлар гөлләр үстергәндә күберәк бер – берсеннән ишеткән киңәшләргә игьтибар итәләр. Ишеткән генә сүз бит ул бик тиз онытыла. Бу яктан безнең китап укучыларыбыз бик бәхетле. Чөнки безнең китапханәгә “Акчарлак”, “Юлдаш” дигән газеталар һәм “Гаилә учагы”, “Песионер дачник”журналлары килә. Бу газет – журналларда гөлләр, чәчәкләр үстерү буенча бик күп киңәшләр чыгып килә. Үзебезнең китап укучыларыбызның һәм яшь хуҗабикәләрнең теләкләрен искә алып без, “Тәрәз төбем минем исле гөл” дип исемләнгән файдалы киңәшләр күргәзмәсе төзеп, укучыларыбызга тәкъдим иттек. Бу күргәзмәдә алда искә алынган газет – журналлардагы файдалы мәгълүматлар урын алды.

         Соңгы елларда бик күп хуҗабикәләр орхидея гөлен үстерә башлады. Бу гөл бик матур һәм шул ук вакытта бик тә нәзәкатле, үзенә бик зур игътибар таләп итә. Орхидея гөлен гадәт буенча туган көн, яки хатын – кызлар көнендә бүләк итәләр. Бүләк иткән вакытта бик матур булып утырса да тора – бара ул ямьсезләнә, хәлсезләнә. Күчереп утыртканда нинди туфракка утыртасы, нинди ашламалар белән ашларга кирәк, суны күпме күләмдә сибәсе. Бу урында фикерләр төрлечә аерыла. Безнең файдалы киңәшләр күргәзмәсендәге мәгълүматлар бик күп хуҗабикәләргә ярдәмлек булып торыр.

Күргәзмә 5 нче августтан 20 нче августка кадәр эшләячәк.