“Мәхәббәт белән җылытылган гаилә, һәрвакыт ышанычлы һәм нык”

            8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли. Әлеге бәйрәмнең популярлыгы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта, бу бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслап тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә.
         7 июль көнне яшүсмерләр өчен китапханәдә “Мәхәббәт белән җылытылган гаилә, һәрвакыт ышанычлы һәм нык” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Кичә барышында яшүсмерләр белән гаилә кыйммәтләре, бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә кордык. Шулай ук, бәйрәм уңаеннан китапханәдә,  “Гаилә бәхете – тугрылыкта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп, китап укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китапларда һәм журналларда гаилә темасы һәм гаиләдә хатын – кызның роле киң урын алган. Соңгы елларда китап укучыларыбыз Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева кебек әдәбиятыбызга яңа сулыш өргән язучыларның китапларын яратып укый башладылар. Бу әсәрләрнең төбендә гаилә бәхете һәм ул бәхетне бирүче хатын – кызлар язмышы чагылдырыла. Бу хатын – кызларга бәхет урау юллар аша килеп ирешә. Алар нинди генә авырлыклар каршында да, гаиләләрен саклап калырга көч табалар. Бу әсәрләрдә яңа гаилә корган яшь парлар өчен бик күп файдалы киңәшләр табарга була.