“Яшьлек килә уйный – көлә....”

Җәйнең бик матур көнендә яшьләр үзләренең бәйрәмен билгеләп үтә.  Быел әлеге бәйрәмгә 63 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь кала бирә.

«Совет яшьләре көне»н уздыру турындагы Указга 1958 елның 7 февралендә кул куела: аны июньнең соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Уку елы беткән, имтиханнар тапшырылган, ял итәргә дә була. Ләкин бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә җыелышлар, активист очрашулары, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.    Әйтергә кирәк, Яшьләр көненең тарихы ераккарак барып тоташа. Август ахыры сентябрь башында узган Яшүсмерләр көнен безнең илдә 1917 елдан башлап, 1945 елга кадәр бәйрәм ителә.  1993 елдан башлап, Яшьләр көне 27 июньдә уздырыла.

Шул уңайдан авылыбызда яшьләр кичәсе булып узды. Бәйрәмнең беренче өлеше булачак яшьләр, ә бүгенге көндә үзләренең бәхетле балачак илендә яшәүче балалар өчен кичке җырлы – уенлы кичә уздырылды. Матур кичә яшьләребезне котлап татарча дискәтүк белән дәвам итте.