“Онытылмый ул дәһшәтле еллар”

        Җирдә иге – чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә. 1996 елда 22 июнь рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне булып игълан ителде.

         Бу көнне безнең китапханә  дә искә алып төрле чаралар уздыра. Яшүсмерләр белән “Онытылмый ул дәһшәтле еллар” дигән исемдә белешмәлек сәгате уздырдык. Һәм Россия күләмендә уздырылган бөтенроссия бер минутлык тынлык акциясендә катнаштык.

         Кичә барышында яшүсмерләр белән сугыш чорының авырлыклары, илебезнең батыр ул һәм кызлары турында әңгәмә кордык. Шулай ук татар әдәбиятында сугыш темасын яктырткан әсәрләр турында фикер алыштык. Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романына якынрак тукталып, әсәргә анализ ясадык. Кызыклы урыннарын кычкырып укыдык.

         Кичә ахырында илебез тынычлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.