“Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма”

Кечкенәдән кеше күп белергә, укырга , аңа хәтле булганнарны белергә омтыла.  Ә белем китап битләрендә саклана, кайчандыр кулъязмаларда сакланган. Җир йөзендә китаплар бик күп. Галимнәр әйтүенчә, Европада китап бастыруны уйлап тапканнан соң, ХV гасыр урталарыннан алып, 53 миллионнан артык китап бастырып чыгарылган. Бу бик күп күләмдәге китап байлыгы, диңгез белән чагыштырыла.

         Диңгез - ул зур гына булып калмый, әгәр анда дөрес ориентлаша алмаса, ул зур бәла-казага китерергә дә мөмкин. Китап диңгезе дә нәкъ шулай ук, анда дөрес ориентлаша белергә кирәк.

         “Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма” дип исемләнгән библиография көнен без китапханә тормышына багышладык.  Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе район китапханәләре арасында иң зурлардан санала. Китапханәнең тарихы, анда эшләгән китапханәчеләр турындагы мәгълүматлар укучыларыбызга бик кызыклы һәм файдалы булды.

         Библиография көненең икенче өлешен  без татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышладык. Быел без шагыйрьнең 135 еллыгын билгеләп уздык. Шул уңайдан без, “Тукай энциклопедиясе” дип аталган бөек шагыйребезнең шәхси энциклопедиясен тәкъдим иттек. Бу шәхси энциклопедия Тукайның 130 еллыгында дөнья күргән иде. Укучыларга энциклопедиянең чыгу тарихын, аннан ничек файдалану кагыйдәләрен өйрәттек.

         Шулай ук, ел буе үткәрелгән китапханә дәресләренә йомгак ясап “Мин беләм” дигән уен - ярыш уздырдык. Уенда укучылар китапханә турындагы белемнәрен тагын бер кабат ныгыттылар. Аларга бу белемнәр югары уку йортларында укыганда кирәк булачак.

         28 май көнне үткәрелгән  библиография көнендә 36 укучы катнашты.