“А. Д. Сахаровның шәхесе һәм язмышы”

Быел илебездә Россия президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы игьлан ителде. Шул уңайдан без, фән темасына кагылган төрле чаралар уздырып үсеп килүче яшь буынны фән турында, галимнәр турында таныштырып барабыз. 1921 елның 21 маенда совет физигы, академик, Нобель премиясе лауреаты Сахаров Андрей Дмитриевич дөньяга килгән. Бөек шәхеснең 100 еллык юбилее уңаеннан югары сыйныф укучылары белән китапханәдә “Сахаровның шәхесе һәм язмышы” дигән исемдә тарихи кичә уздырдык.  Кичә барышында академикның катлаулы тормыш юлын барладык. Ул ясаган ачыш турында фикер алыштык. Фикер алышу барышында укучылар өчен бик күп кызыклы фактлар ачылды. Академик Сахаровның тарихы белән бергә бик күп фәнгә кагылышлы сорауларга чишелеш таптык.

         Фән һәм технологияләр елы уңаеннан   китапханәдә эшләп килүче “Наука. Техника. Изобретения.” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.