“Гаилә – нигез, гаилә җылы оя, Алтын җепләр белән үрелә”

15 нче майны илебездә гаилә көне буларак билгеләп узалар. Шул уңайдан, Т.Миңнуллин исемндәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә, югары сыйныф укучылары белән гаилә темасына багышланган тематик кичә уздырылды.

Максаты: укучыларда  үз гаиләсенә карата ихтирам, игьтибар тәрбияләү; гаиләдәге вазыйфаларны дөрес бүлүне һәм бу эшне кем башкарырга тиешлеген өйрәтү.

Кичә барышында бу матур бәйрәмнең барлыкка килү тарихын барлап,  гаилә темасына ситуацияләр тикшердек. Гаилә  темасына багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләдек һәм анализладык.