“Без җырлыйбыз тынычлык турында”

Быел илебез 76 тыныч язын каршы алды. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын Яңа Кенәр авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында каршы алды. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен тантаналы митинг белән искә алдык.

Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгьзәм улы,  Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, авылдашыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улы, ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр, Яңа Кенәр әфганчылар оешмасы рәисе Салихҗанов Рашат чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар белән үрелеп барды. Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, бәйрәм хөрмәтенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелды.