“Узган көннәрнең тере хәтере”

28 апрель көнне Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе, югары сыйныф укучылары белән,  “Узган көннәрнең тере хәтере” дип исемләнгән Республикакүләм уздырылган хәрби – патриотик квест уенда катнашты.

          Чараның максаты: яшүсмерләрнең патриотик тәрбияләү системасын үстерү; үсеп килүче буында рухи-әхлакый үсеш; актив гражданлык позициясе формалаштыру.

          Квест – уенда ике команда катнашты.  Уен барышында командалар эзлекле рәвештә квест тематикасы буенча бирелгән биремнәрне үтәргә тиеш булалар. Һәр бирем бер станция булып торды. Бу станцияләрдә без Бөек Ватан сугышына кагылган истәлекләрне искә төшереп, укучыларның Бөек Ватан сугышы буенча белемнәрен тикшердек.

Бөек җиңүнең 76 еллыгына багышланган  бу квест – уенда катнашкан укучыларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын бер кабат ныгытып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бирелгән бөтен биремнәргә дөрес итеп җавап биреп ике команда да җиңүче булып табылды.  Уен ахырында укучыларга авылыбызда яшәгән сугыш чоры балаларына багышланган “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән видеороликны күрсәттек.