“Тукай диеп өзелеп торган халкы, мәңге яшәтәчәк шагыйрьне”

        Гомер бара, еллар уза, буыннар алышына....  Милләтебез даһие Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Бер гасырдан артык вакыт.... Бу вакыт аралыгында татар халкы нинди генә тарих борылышларын үтмәгән дә бу дөньяга кемнәрне генә бирмәгән! Без Тукаебыз булганга бәхетле. Ул – милли йөзебез, милли байрагыбыз! Телебез Тукай теле, аның шигырьләре белән ачыла, һәм гомеребез буена Тукай янәшәбездә бара. Бөек шагыйрьнең һәр сүзе, һәр җөмләсе безгә горурлык, илһам өсти, яшәү асылын аңларга ярдәм итә, көч бирә, җаннарыбызны җылыта, киләчәккә рухландырып, күңелләребезне канатландырып тора.

          Быел татар яшәгән һәр төбәктә бөек шагыйрьнең 135 еллыгын зурлап искә алалар. Кечкенә балалардан алып олы кешеләргә кадәр Тукайның шигырьләрен укыйлар. Шагыйрьнең якты истәлегенә төрле чаралар уздырыла.

        23 нче апрель көнне без, мәктәпнең актлар залында “Тукай диеп өзелеп торган халкы,мәңге яшәтәчәк шагыйрьне” дигән исемдә шигырь бәйрәме уздырдык.  Бу кичәдә мәктәп укучылары катнашты. Без шагыйрьнең иҗатын тагын бер кат барлап чыктык. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, кайбер әсәрләрен театральләштереп тә күрсәттеләр. Шагыйрьнең әкиятләре һәм чәчмә әсәрләре буенча төзелгән мини – викторина сорауларына җавап бирделәр.