“Без Тукайны укыйбыз”

        19  апрель көнне без, китапханәчеләр, “Без Тукайны укыйбыз” девизы астында Г.Тукайның 135 еллыгы  уңаеннан уздырылган районкүләм әдәби марафонда катнаштык.

         Максаты: халкыбызны бөек шагыйренең тормышы, иҗаты белән киңрәк таныштыру; якынлашып килүче зур юбилейны халык арасында киң яктырту; яшьләр арасында сәнгатькә, иҗатка  кызыксыну уяту.

         Марафонда авыл халкы катнашты. Без төрле учрежденияләрдә, кибетләрдә, өйләргә йөреп Тукайның шигырьләрен укыттык һәм аның иҗаты белән таныштырдык.

         Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан, үзен тудырган халыкның барлык культура мирасыннан берничек тә аерып булмый торган бөек язучылар бар. Аларның гүзәл әсәрләре балачактан ук кешенең күңел түренә кереп урнашалар һәм аны сикәлтәле гомер юлыннан ахыргача ышанычлы юлдаш булып озата баралар. Андый язучыларның иҗат мирасы бер генә милләтнең культура байлыгы булып калмый, бәлки бик күп халыкларның горурлыгына әверелә. Ләкин ул мирас беренче нәүбәттә язучыны тудырган халык өчен кадерле. Үз халкының гасырлар аша килгән иҗади талантын үлмәс әсәрләрендә чагылдырып калдырган татар халык шагыйре Габдулла Тукай әнә шундый шагыйрьләрдән иде.